Skip to Content
Пресс-релизы ФРТП

Финляндиянең 50гә якын компаниясе Казанда сигезенче «Finnish Business» бизнес-форумында катнаша

Dragon in Kazan and the Kul-Sharif Mosque in the multi-colored sky

В честь «Finnish Business» в Казани мы опубликовали эту новость на татарском языке.

Финляндия-Россия сәүдә палатасы чарада катнашучылар өчен, аларның конкрет теләкләрен истә тотып, тармак вәкилләре белән очрашулар һәм предприятиеләрләрдә эшлекле сөйләшүләр билгели, шунда ук потенциаль клиентлар өчен фин компанияләре белән рәсми сөйләшүләр оештыра.

Финляндия-Россия сәүдә палатасы (ФРСП) ел саен уздырыла торган эшлекле Finnish Business — 2018 форумын һәм фин компанияләренең бизнес-миссиясен Татарстан башкаласы Казанда 17 — 18 октябрьдә уздыра. Чара Team Finland челтәре һәм Финляндиянең Россиядәге Илчелеге хезмәттәшлегендә оештырыла. Фин бизнес-делегациясен Финляндиянең Россиядәге илчесе Микко Хаутала җитәкли. Эшлекле форумда Kazan Korston Club кунакханәсендә Татарстан Республикасыннан рәсми сәламләү сүзе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгачак.

Чарада катнашу өчен 50гә якын фин компаниясе теркәлде. Югары дәрәҗәдәге бизнес-форум Финляндия компанияләренә үз бизнесларын отышлы яктан күрсәтү һәм алдан сайланган максатчан аудитория белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру өчен зур мөмкинлекләр бирә. Кайбер компанияләрнең Казанга килүләре беренче тапкыр гына түгел инде, ә бу юлы алар бирегә җирле предприятиеләр белән үз элемтәләрен ныгыту нияте белән киләләр. Финляндия-Россия сәүдә палатасы чарада катнашучылар өчен, аларның конкрет теләкләрен истә тотып, тармак вәкилләре белән очрашулар һәм предприятиеләрләрдә эшлекле сөйләшүләр билгели, шунда ук потенциаль клиентлар өчен фин компанияләре белән рәсми сөйләшүләр оештыра.

«Финляндия һәм Татарстан арасында бизнес-диалог актив алып барыла һәм алга таба хезмәттәшлек итү ике якны да кызыксындыра. Ел саен уза торган Финляндия-Россия арасындагы әлеге эшлекле вакыйганы Казанда үткәрүнең сәбәбе дә аңлашыладыр. Чөнки ”Finnish Business in Kazan” бизнес-форумы бизнесменнарны һәм сәясәтчеләрне берләштерә, яңа элемтәләр урнаштыра һәм бүгенге хезмәттәшлекне ныгыта», – дип сөйли Финляндия-Россия сәүдә палатасы генераль директоры Яана Реколайнен.

Татарстан үзенең сәүдәлек сәләте буенча Россиянең аеруча зур базарларыннан берсе. Быел ул «Россия төбәкләренең инвестиция җәлеп итүчәнлеге рейтингында» өченче урынны алды. Моннан тыш, Казанда фин яңалыкларына ихтыяҗ бар.

Россиядә төрле эшчәнлек өлкәсендә 900 фин компаниясе эшли. Финляндия предприятиеләре ышанычлы эшлекле партнерлар буларак билгеле һәм аларның продукциясе югары сыйфатка ия.
«Без, финлылар, хосусый кулланучыларга да, шулай ук эре компания-инвесторларга да иң яхшы вариантларны тәкъдим итә алабыз. Үзара файдалы хезмәттәшлек хакимият органнары арасындагы бүгенге мөнәсәбәтләргә һәм ышанычлы партнерлыкка нигезләнә. Нәкъ менә шуларны тагын да ныгыту өчен без Татарстанга киләбез. Татарстанның административ структураларының һәм эшлекле даирәләренең халыкара хезмәттәшлекне хуплаулары һәркемгә мәгълүм», – диде Финдяндиянең Россиядәге илчесе Микко Хаутала.

”Finnish Business in Kazan” чарасында Финляндия ягыннан тәкъдимнәр шактый төрле. Болар – мәгариф тә, хезмәт күрсәтүләр секторы да, экологик ноу-хаулар, төзелеш, сәламәтлек саклау да, шулай ук сәнәгать технологияләре һәм җайланмалары да. Шул ук вакытта әлеге чара финлыларга да Татарстанны һәрьяклап өйрәнергә, аның бизнес эшчәнлеген күзалларга менә дигән мөмкинлек бирә.

«Заманча цифрлы инструментлар һәм ерактан торып аралашу мөмкинлеге булуга да карамастан, безнең өчен шулай ук клиентлар белән очрашып сөйләшүләр һәм бизнес базарында шәхсән катнашу бик мөһим. Әлеге чара моның өчен бөтен шартларны тудыра», – дип сөйли ФРСП генераль директоры Яана Реколайнен.

«Әлеге чара уздырыла башланганнан бирле ул эшлекле бергәлекнең нәтиҗәле әңгәмә кору, рәсми сөйләшүләр алып бару өчен кирәкле ачык мәйданчыгына әверелде. Быелгы форумның эчтәлекле программасы күчемсез торак, уку мохите өлкәсендә яңа инновацион тенденцияләрне күрсәтергә, махсус икътисадый зоналарны үстерүнең киң мөмкинлекләрен ачарга һәм перспективаларын күрсәтергә, шулай ук фин бизнесының уңышлары белән бүлешергә ярдәм итәчәк», – дип сөйли Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Чара партнерлары: ЮИТ, Isku, FinnishEducation Group һәм Kiilto фин компанияләре, шулай ук Татарстанда сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы.
Финляндия-Россия сәүдә палатасы киң массштаблы Finnish Business чарасын 2011 елдан башлап уздыра, ул йә Мәскәүдә, йә Санкт-Петербургта үткәрелә иде, ә бер мәртәбә бу чара Екатеринбургта үткәрелде. Узган ел Finnish Business in St. Petersburg чарасында Финляндия һәм Росссия бизнесының 400дән артык вәкиле катнашты.

Тулырак мәгълүмат белән Чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Интервью турында өстәмә мәгълүмат һәм үтенечләр:
Сату Ниемеля
Коммуникацияләр һәм маркетинг буенча директор
моб. +358 40 3591582
satu.niemela@svkk.fi
www.svkk.ru

Информация на русском языке.

Back top top